Польшада Tatarland ресторанына каршы протестлар: активистлар ат итен менюдан алдыруны таләп итә Польшаның Катовице шәһәрендә инде берничә атна дәвамында Tatarland ресторанына каршы протестлар бара Анда катнашучылар ресторанда ризыклар әзерләү өчен ат…
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай. Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio . Редакция анонимлыкны гарантияли.
Динамика подписчиков
с 20 июля 2026 по 28 сентября 2026 · минимум 2 460 · максимум 2 500
Кто рекламировался за полгода
Рекламных размещений с маркировкой не найдено.
Публикации
Башкортстанда Андрей Назаров республика парламенты рәисе, Александр Шельдяев хөкүмәт башлыгы вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим ителде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика премьер-министры Андрей Назаров намзәтен парламент спикеры вазифасына тәкъдим итәчәген белдерде. Назаров берничә көн элек республика парламенты депутаты итеп сайланган иде. Хәбиров сүзләренчә, Назаровны спикер итеп сайлау мәсьәләсе иртәгә,…
Бүген Башкортстанга дроннар һөҗүм итте Башкортстан күгендә барлыгы 20 дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Тelegram-каналлар җирле халыкка сылтанып, Уфа күгендә шартлау тавышлары ишетелүе, һава һөҗүменнән саклану көчләре Украина кораллы көчләренең дроннарын бәреп төшерүе турында язды. ASTRAның OSINT анализы фотоларга нигезләнеп, төтеннең Уфа нефть эшкәртү ширкәте районында…
Уфада табиблар яңа туган балалар реанимациясе бүлегенең ябылу ихтималы турында белдерде Уфаның 17нче балалар шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре битараф булмаучыларга һәм Русия җитәкчелегенә мөрәҗәгать белән чыкты. Алар сүзләренчә, ел башыннан бирле бүлекнең эшләвенә комачаулый торган шартлар тудырыла. Mkset язуынча, хезмәткәрләр моны, аерым алганда, шәһәр буйлап яңа туган балаларны ташу белән шөгыльләнгән күчмә…
⚡️ Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын “Солнечный” исемле өч катлы сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр тәрәзәләрдән…
⚡️ Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендәге сәүдә үзәгендә чыккан янгында өч кеше һәлак булган Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, янгын “Солнечный” исемле өч катлы сәүдә үзәгенең икенче катында чыккан. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, кешеләр тәрәзәләрдән чыгарга тырышкан. Бу хакта шаһитларга сылтама белән “Осторожно, Новости” Телеграм каналы яза . Шулай ук бер кешенең тәрәзәдән сикерүе турында видеолар да…
Politico: Русия дроннар җитештерүне кискен арттырмакчы. "Алабуга-Волокно"да мәйдан чистартылган Politico басмасына Русиянең дроннар өчен углерод җепселе җитештерүне арттыру планын ачып салучы документлар эләккән. Басма Русия камикадзе-дроннарны җитештерүне арттырырга тели дигән нәтиҗәгә килә. Politico Татарстандагы “Алабуга-Волокно” корылмасы җир кишәрлегенең әзерләнүенә, ягъни мәйданның чистартылуына игътибар…
Башкортстан республика бюджеты керемнәре якынча — 193,7 млрд, чыгымнары — 202,2 млрд сум тәшкил иткән Бюджет дефициты 8,5 миллиард сум булган. "Коммерсант" язуынча, ул бер ай эчендә якынча 5,2 миллиард сумга кимегән. Бюджетның керем өлеше 63,4 процентка, чыгым өлешеше 59 процентка үтәлгән. Башкортстан районнары һәм шәһәрләре бюджетлары дефициты 84 миллион сумга арткан Республика муниципалитетларының гыйнвар-август…
Путин сугышында һәлак булган хатын-кызлар Русиянең Украинага каршы башлаган сугышында хатын-кызлар да катнаша. Азатлык Радиосына Татарстан һәм Башкортстаннан сугышта кимендә өч хатын-кызның һәлак булуы билгеле. Чын саннарны хакимиятләр яшерә. @azatliqradiosi
Нәкъ дүрт ел элек Русия президенты "өлешчә мобилизация" игълан иткән иде. Бу карар аеруча милли республикаларга бәрде. Тулырак – без әзерләгән рәсемнәрдә. @azatliqradiosi