Аватар канала Казан утлары
TG

Казан утлары

Telegram · kazan_utlari
“Казан утлары” — 1922 елда чыга башлап дистә еллар буена татарның төп журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.
Подписчиков839
Охват поста16
Коэффициент охвата1,9%
Постов за месяц 16 последний 24 сентября 2026
Рекламных постов 0 0,0% ленты
Прирост аудитории +0,6% за 90 дней

Динамика подписчиков

с 20 июля 2026 по 28 сентября 2026 · минимум 831 · максимум 839

Кто рекламировался за полгода

Рекламных размещений с маркировкой не найдено.

Публикации

Оригинал

Өзелгән очыш (хикәя) Исерек ир белән сүз көрәштерәсе килмәсә дә, Дилә дәшми кала алмады шул. Илдарны этеп җибәрде дә, нәфрәт белән: «Кемгә кирәксең син монда?!» дип сорады. Шул гына җиткән исерекнең җене кузгалып, бала башы хәтле йодрыгы белән бер генә сугып, бахыркай Диләне диварга сылады... 🔗 https://kazanutlary.ru/news/hikaya/ozelgan-ocys-xikaia-1790096631

14 просмотров
Оригинал

Викторина 📝 Сезнең җавапларыгызны көтәбез! 📚

11 просмотров
Оригинал

Торабыз басып, Ишек төбендә. Кинога кереп Булмый бүген дә. Миндә – йөз тәңкә, Дуста – йөз тәңкә. Җитми бит тагын Ике йөз тәңкә. Тәмле туңдырма Ялыйсы килә. Кызык кино да Карыйсы килә. – Әйдә, мин карап Чыгыйм яртысын. Һәм син карарсың Калган яртысын! Шулай ди дустым, Дустым бик тере. Эчкә бер кергәч, Чыкмый ул кире. – Кирәкми, – дим мин, – Кибеткә барыйк, Ике йөз сумга Туңдырма алыйк! Юлыбыз бүген Тагын уңмады.…

15 просмотров
Оригинал

Кайткан. Кайткан тышауларын ташлап Ил кырында иркен җәйрәр өчен. Зиндандагы хөр сүзләре аның Иректәге әсирлектән өстен. ✍🏻 Лилия Гыйбадуллина 📤 Индира Габдуллина

14 просмотров
Оригинал

Изге сөткә ни җитәр? Телебезне гамәлгә кертү өчен шартлар юк түгел. Аларны хәрәкәткә китерер өчен бары тик максатчанлык һәм сәяси ихтыяҗ гына кирәк. 🔗 https://kazanutlary.ru/news/milliyat/izge-sotke-ni-jiter

16 просмотров
Оригинал

Хәерле көн ✨ Татар мәкальләре һәм әйтемнәре сүзлегеннән 📚

14 просмотров
Оригинал

Урын булмаганга элгәнме. Абый белән җыеп йөри идек Суыкларда туңган керләрне. Бакча бавы, дошман көткән кебек, Яугирләрен тезгән бер сафка. Белми әле, күрәм, чүпрәк халкы, Кереп утырасын шкафка. Кочак тулы катып калган сөлге, Кочак тулы күлмәк һәм ыштан. Ул керләрне тыштан җыеп алып, Йолып алып кердек без кыштан. Ул керләрнең исе борыннарда, Болындагы чәчәк исе күк. Салкын кышта баудан кием йолку Балачакның якты…

16 просмотров
Оригинал

Шигырь язам, язам төшләремдә, Төшләремдә мин бит шагыйрә. Таңнар ата, илһам өркеп кача, Өркеп кача язган шигырь дә, Ярты җаным кала шигырьдә. ✍️ Галимә, шагыйрә Рәзинә Мөхияр шигыре – безнең карточкаларда. 📤 Индира Габдуллина

17 просмотров
Оригинал

КОЯШТА – САГЫШ ТӨСЕ (повестьның дәвамы) ...Тоннельгә килеп керүгә, көтелмәгән хәлләр башланды. Тоннельдә һава җитми, басым түбән булу хәлне тагын да мөшкелләндерде. Машиналар бер-бер артлы сүнә башлады. Аларны кабат кабызу катлаулы эшкә әйләнде. Кабынганы кабына, кабынмый торганнары да бар. Тоннель тар, берничә урында «кесә»ләр ясалган, сүнеп калган машиналарны анда этеп-төртеп керткәнче сәгатьләр үтә. 🔗…

21 просмотров

Похожие каналы