Аватар канала Казан Мэриясе
TG

Казан Мэриясе

Telegram · kzn_official_tat
Казан тормышыннан хәбәрдар буласың килсә, безгә кушыл 📲
Подписчиков1 220
Охват поста60
Коэффициент охвата4,9%
Постов за месяц 9 последний 23 сентября 2026
Рекламных постов 0 0,0% ленты
Прирост аудитории +6,1% за 90 дней

Динамика подписчиков

с 20 июля 2026 по 28 сентября 2026 · минимум 1 150 · максимум 1 220

Кто рекламировался за полгода

Рекламных размещений с маркировкой не найдено.

Публикации

Оригинал

1️⃣ 2️⃣ 3️⃣ 4️⃣ 5️⃣ 6️⃣ Казанда 24 сентябрьдән гриппка каршы вакцина ясау пунктлары ачыла Казанлыларның көн саен 7:30–18:00 вакыт аралыгында прививка ясату мөмкинлеге булачак. Пунктлар «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә ачыла. Гриппка каршы прививканы шулай ук яшәү урыны буенча билгеләнгән поликлиникада да ясатырга була. Үзегез белән паспорт алырга онытмагыз. ⚜ ️…

25 просмотров
Оригинал

Казанда Идел буе халыкларының иҗатына багышланган «Зирәк елга» республика фестивале узачак Фестивальдә җырчылар чыгышы, халык кәсепчеләре остаханәсе, кул эшләнмәләре ярминкәсе һәм күргәзмәсе оештырылачак. Фестиваль Россия халыкларының мәдәни мирасының ни дәрәҗәдә күптөрле булуын күрсәтү, халык традицияләрен саклау һәм өлкән буын белән кече буын арасында тәҗрибә алмашу мәйданчыгы буларак тәкъдим ителә. Чара 25…

37 просмотров
Оригинал

1️⃣ 2️⃣ 3️⃣ 4️⃣ 5️⃣ 6️⃣ Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының административ-көнкүреш корпусында капиталь ремонт эшләре тәмамланды. Эшләр барышы белән Казан мэры Илсур Метшин танышты. 1974 елда төзелгән бина беренче тапкыр масштаблы төстә яңартылды. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә эш урыннары саны 122 дән 209 га кадәр артты. Бинаның тышкы өлешен лалә, өчпочмаклар, шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары…

46 просмотров
Оригинал

Казанда «Милләтләр кроссы» узачак 26 сентябрьдә Казанда Бөтенроссия йөгереш көненә багышланган «Милләтләр кроссы» оештырыла. Спорт бәйрәме ике мәйданчыкта узачак: ▫️ Төп урын булып «Урам» экстрим-паркы билгеләнгән. Программа иртәнге 10:00 да шәһәр күләмендәге күмәк күнегүләр белән башланып китәчәк. ▫️ Икенче мәйданчык исә Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы булачак. ✅ Катнашу өчен Дәүләт хезмәтләре порталы…

46 просмотров
Оригинал

Намибиядән китерелгән сигез жираф Казан зооботаника бакчасында яңа мохиткә күнегә Искәртеп үтәбез, жирафлар Казанга 17 сентябрь төнендә Ил-76 йөк самолетында «Казан – Намибия» маршруты буенча чартер рейсы белән килде. Казан зооботаника бакчасы Россиядә бүгенге көндә жирафлар яши торган тугызынчы зоопарк булды. Шул ук вакытта, Казан зооботаника бакчасы тарихында жирафлар элек тә булган: совет чорында биредә Рига…

60 просмотров
Оригинал

Уңышлы эш көннәре, хәерле эш атнасы насыйп булсын! Бу атнада Казанда узачак «Җитезләр һәм спорт сөючеләр» проекты кысаларында ачык һавада бушлай спорт күнекмәләренә язылу ачылды. Чараларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Сылтама: https://max.ru/channel_aktiv_sportiv ⚜ ️ VK | МАКС

66 просмотров
Оригинал

Бүген Казанда Укытучыга һәйкәл ачылды Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Һәйкәл яңа Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган. Проект авторы - Татарстан Республикасының Халык рәссамы Фәрит Вәлиуллин. Композиция өч бронза фигураны - укытучы, мәктәп кыз укучысы һәм мәктәп ир-бала укучысын - шулай ук гранит пьедесталдагы китап белән колоннаны үз эченә…

88 просмотров
Оригинал

Сайлауга килүчеләргә махсус беләзекләр бирелә, бу «Казан» гаилә үзәге янындагы фестивальләргә чакыру булып тора. Моннан тыш, беләзек белән җәмәгать транспортында бушлай йөрергә, шәһәр музейларына барырга була. Учреждениеләрнең тулы исемлеге сайтта урнаштырылган. ▫️ Бүген «Казан» гаилә үзәге янында 15:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр «Яшьләр вакыты» фестивале үткәрелә. ▫️ 20 сентябрь көнне «Казан» гаилә үзәге янында…

75 просмотров
Оригинал

Бүген Казанда «Ярдәм» инклюзив үзәге ачылды Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты. Өч катлы комплекста медицина, тернәкләндерү кабинетлары, спорт заллары, бассейн, дәвалау физкультурасы (ЛФК), массаж, эрготерапия һәм арт-терапия кабинетлары урнашкан. Биредә көненә 230 кеше шөгыльләнә алачак. ⚜ ️ VK | МАКС

83 просмотров

Похожие каналы