❓ 🤔 Татар халык иҗаты: табышмаклар сериясеннән. Җәнлекләр җавапларыгызны көтеп кала. Җавапларны язу тәртибе: 🐈 ? 🐕🦺 ? 🐁 ? Карточкаларны ясалма фәһем ярдәмендә Эльза Газизова әзерләде. #карточкалар #мәдәниҗомгагазетасы #безнеңмирас #татархалыкиҗаты #табышмаклар
Мәдәни җомга х Безнең мирас
Биредә татарлар турында ✊🏼
Динамика подписчиков
с 20 июля 2026 по 28 сентября 2026 · минимум 1 300 · максимум 1 320
Кто рекламировался за полгода
Рекламных размещений с маркировкой не найдено.
Публикации
🤔 ❓ «Сабан туеның иң кызган чагы» картинасының авторы кем дип уйлыйсыз? 👍🏼 Шамил Шәйдуллин 👌🏼 Рәшит Гыйләҗев 🙏🏼 Виктор Куделькин
🏡 🐔 «Тәмле тавык» – Кошманда Биш-алты гасырлык тарихыбыз бар, Алтын Урда чорында ук булганбыз, дип күкрәк кагучы авыллар аз түгел. Тик моны дәлилли алучылар сирәк. Дөрес, язма чыганакларыбыз янган, юкка чыгарылган. Гыйбадәтханә, каралты-кура нигезләренә салып калдырылган борынгы кабер ташлары да телсез, үксез. Шул ук вакытта Кайбыч районындагы Кошман авылы кешеләре, Казан ханлыгы чоры документларында, 1565-1567 нче…
🕌 🌙 Мактану яраган тәкъдирдә, гыйлем-әдәп белән ярый, мал-нәсәп белән ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «И адәм баласы, кигән киемнәрең белән мактанма, ахыргы киемең кәфен булыр, торган өйләрең белән мактанма, ахыргы йортың кабер булыр, атларың белән мактанма, соңгы утырып йөргән әйберең кабык булыр, ашаган ризыкларың белән мактанма – бер көн үзең кортларга ризык булырсың», – дигән. Әлбәттә, булдыра алсаң, яхшы йорт…
📖 ✍🏼 Альманахның яңа санын тәкъдим итү Әдәби-нәфис һәм мәдәни-агарту басмасы – «Казанский альманах» журналының (16+) яңа саны укучыларга тәкъдим ителде. Язучылар, галимнәр, журналистлар катнашында оештырылган тантаналы чара Казанның «Ногай» кунакханәсендәге «Тукай» конференцияләр залында үткәрелде (Бауман урамындагы элек Матбугат йорты буларак билгеле бу бинада совет чорында Татарстан язучыларының Г.Тукай исемендәге…
👩🏽 🪡 Татар дизайнеры Лилия Гәрәева 130 еллык тарихы булган намазлыкны әбисенең истәлеге итеп саклый. Ә сезнең әбиләрегездән нинди истәлекле әйберләр саклана? Эльза Газизова видеосы
☕️ ☀️ Хәерле иртә, укучыларыбыз. Кәефләрегез? Июнь өчен дә үлмәгән... (Күрәзәчеләр мәзәге) Апрельдән бирле акча алмаган берәү май аенда күрәзәчегә килә: – Алда мине ни көтә? – Июньдә ачка үләчәксең! Сентябрьдә ул тагын күрәзәче янында: – Апрельдән бирле акча алган юк... – Октябрьдә ачка үләчәксең! – Тәк, мин бит әле июнь өчен дә үлмәгән!.. Марс АХУНОВ. Казан.
🕌 🌙 Ачык йөзле булу – дуслыкның нигезе. Ачык йөзле булсаң, халык дус күрер. Кибетләрнең дә витринасы бар, шуңа карап, кешеләр анда керергәме-юкмы икәнен хәл итә. Ачык, мөлаем йөз кешенең күңел хөрлеген, самимилеген күрсәтә. Андый кеше янында үзеңне уңай хис итсәң, аның яныннан китәсең килми, кайберәүләреннән аерылсаң да, кабат күрешәсе килә. Ясалма елмаю белән ихлас елмаюның да аермасы бар. Күпме генә көчәнсәң дә,…