Аватар канала Татар ядкарьләре
TG

Татар ядкарьләре

Telegram · tatar_yadkarlare
Татар халкының ядкарьләре, тарих, мәшһүр шәхесләребез, йолалар һәм гореф-гадәтләр - барысы да бу каналда https://vk.ru/tatar_yadkarlare https://dzen.ru/tatar_yadkarlare https://max.ru/tatar_live https://dzen.ru/tatar_yadkarlare https://t.me/tatar_yadka
Подписчиков2 110
Охват поста62
Коэффициент охвата2,9%
Постов за месяц 10 последний 19 сентября 2026
Рекламных постов 0 0,0% ленты
Прирост аудитории +7,1% за 90 дней

Динамика подписчиков

с 20 июля 2026 по 28 сентября 2026 · минимум 1 970 · максимум 2 110

Кто рекламировался за полгода

Рекламных размещений с маркировкой не найдено.

Публикации

Оригинал

Кыл яхшылык, рияланма — кыл да оныт, Җуйма кадерен — искә алма торып-торып. Кылыйм дисә, яманлыкка һәркем оста, Яманлыкның уе озын, буе кыска: Уе озын... ләкин күпме үрләмәсен, Ай-йолдызга ташлый алмый күләгәсен... #бу_көн_туган_көн Бүген татар халык шагыйре, тәрҗемәче, Хезмәт Кызыл Байрагы, Халыклар Дуслыгы, «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнгән Нури Арслан (Арсланов Нури Газиз улы) туган көн…

10 просмотров
Оригинал

Дөнья радиолары ни сөйли? Юмор остасы Алмаз Хәмзиннең мәшһүр чыгышларының берсе. Юмор остасы, язучы-сатирик, җырчы, алып баручы, композитор, "Чаян" журналының бүлек мөхәррире Алмаз Хәмзин 1947 елның 18 сентябрендә Түбән Кама районы Ташлык авылында туган. Авыл хуҗалыгы, төзүчеләр, педагогика институтларында укый. Заводларда, төзелештә, мәктәптә эшли, аннары 13 ел буе Рәфкать Гомәров җитәкчелегендә "Саз" ансамблендә…

38 просмотров
Оригинал

Татарның иң яхшы сыйфаты нинди? Татар халкын бик җентекләп өйрәнгән немец галиме Карл Фукс һич икеләнмичә, кунакчыллык, дип яза. Татар авылына кунакка барсаң, бер йортка кереп чыгу белән генә котыла алмыйсың, ди галим. Берсе чәйгә чакыра, аннан икенчесе, өченчесе... Ә чәйне кимендә дүрт чынаяк эчәсе. Бал, каймак белән, аннары кура җиләге пастиласы, көлчәләр, коймаклар чыга. Барысын да авыз итәргә кирәк. Ә сине инде…

50 просмотров
Оригинал

Аллаһы Тәгаләнең Коръән Кәримдә, хәдисләрдә расланган 99 исеме безгә дә белдерелгән. Ул исемнәрне еш кабатлаучы кеше җәннәткә керер, дигән хәдис бар. Без бүгеннән ул күркәм исемнәрне, аңлатмалары белән бирә барырга уйладык. АЛЛАҺ Аллаһының 99 исеменең иң беренчесе, иң бөеге. Бу исем аның 99 исеме белдергән барлык мәгънәләрне, сыйфатларны үз эченә алган. Аннан башкага бу исемнең бирелүе мөмкин түгел. Көн саен Йә…

45 просмотров
Оригинал

Сәнгать фәннәре кандидаты, танылган фольклор белгече, этномузыколог, мөселман музыкасы мәдәниятенең татар җирлегендә чагылыш үзенчәлекләрен өйрәнгән галимәбез, халкыбызның гөсләдә уйнау традицияләрен бик күп авыллар буйлап җыйнап, шулар нигезендә Республикада һәм башка төбәкләрдә дистәләгән гөсләчеләр ансамбльләрен булдыруга зур өлеш керткән, "Түгәрәк уен" Бөтенроссия фольклор фестивале концепциясен эшләүдә…

59 просмотров
Оригинал

Әлеге шәмаил Чүпрәле районы Иске Чәке авылы мәктәбе музеенда саклана. Сезнең диварларда нинди шәмаилләр бар?

65 просмотров
Оригинал

2006 елда фольклор экспедициясе барышында яздырып алынган туй йоласына кагылышлы аудиоязмабызны тәкъдим итәбез. Әлеге апаның сөйләме бик үзенчәлекле, ләкин барыбызга да аңлашыла торган татар телендә. Бу сөйләш кайсы як татарларына хас? Билгели алдыгызмы? #сөйләшләребез

81 просмотров
Оригинал

🦂 "Чаян" журналының 1978 елда чыккан 5 нче санындагы бу карикатурага нинди исем бирелгән булган дип уйлыйсыз? #вакытлы_матбугат

79 просмотров
Оригинал

Ашаганда авызга зур тоз кисәге эләксә, бу бәхеткә, көтелмәгән сөенечкә, имеш. Татардагы шундый ышану турында Нәкый Исәнбәтнең "Татар мифлары" китабында язылган. Бу халык педагогикасының бер чагылышы. Сыйфатлы тоз булмаган заманнарда ашарга пешерүчеләрнең җитешсезлекләрен йолып калу ысулы булган, мөгаен. Ролик #ясалма_фәһем технологияләре кулланып әзерләнде

235 просмотров
Оригинал

🔻 Татар теле тарихына, лексикологиясенә, диалектологиясенә, Урта Кама төбәге, Башкортстан, Себер һәм Пермь татарлары сөйләшләренә багышланган 26 китап, 500дән артык фәнни хезмәт авторы, тел галиме, филология фәннәре докторы, профессор Рамазанова Дөрия Бәйрәм кызы (17.09.1938.-24.04.2019) #бу_көн_туган_көн

77 просмотров

Похожие каналы