🧁 ☕️ Татар кызы аш-су серләрен беләме? Милли ризыклар – ул тәм генә түгел, ә халкыбызның тарихын, җылылыгын һәм кунакчыллык рухын саклаучы кадерле мирас. Бүген финалистларыбыз «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы белән берлектә өчпочмак һәм чәк-чәк әзерләү буенча мастер-классларда катнаштылар. 🫖 Җылы мохит өчен «Туган авылым» комплексына зур рәхмәт белдерәбез!
«Татар кызы» бәйгесе | Дирекция
«Татар кызы» бәйгесе Матурлык, сәләт һәм милли традицияләр бәйрәме ▫️ https://instagram.com/tatarkizi_official ▫️ https://vk.com/tatarkizi_official ▫️ https://max.ru/join/IYtmgbqn1b8mDp09wmvhzc7lQ-4cx1BXWjTDSP-q_Pg
Динамика подписчиков
с 20 июля 2026 по 28 сентября 2026 · минимум 849 · максимум 891
Кто рекламировался за полгода
Рекламных размещений с маркировкой не найдено.
Публикации
Һәр яңа тәмнең үз тарихы бар. Ә « Яфрак »та ул чәйне яратучыларның сайлавыннан башлана 🫖 ✨ Бүген яңа тәмнәрне безнең «Татар кызлары» бәяләде. Һәр чынаякта — җиләкләрнең хуш исе, җәй җылысы һәм күңелгә якын тәмнәр… Тиздән «Яфрак»ның яңа җиләкле чәендә үзенең дәвамын табачак. 🍓 🌿
Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе финалисты – Әхмәтвәлиева Регина Зиннур кызы 📍 Төрекмәнстан Регина – укытучы. Ул балаларга белем бирә, ә укучыларының һәр уңышы аңа хезмәтенең никадәр кадерле булуын тоярга ярдәм итә. Регинага уңышлар телибез – ❤️
Аның өчен җыр – сәхнәдә яңгыраган көй генә түгел. Ул – буыннан буынга күчүче хәтер. Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалисты Мәхмүдова Әминә Равел кызы белән якыннанрак таныштырабыз. 📍 Үзбәкстан Өйдә яңгыраган җырлар, гореф-гадәтләр – минем балачагымның бер өлеше. Еллар узган саен мин бу мирасның кадерен тагын да тирәнрәк аңлый башладым, – ди ул. Әминәнең моңы Төркмәнстан сәхнәсендә дә матур яңгырасын - ❤️
✏️ 🏵 Ул инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә, тәрҗемәче һәм укытучы һөнәренә үзләштерә, заманча татар кызларына хас барлык сыйфатларга ия булырга омтыла . Таныш булыгыз – Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалисты Усманова Камилә Рафаэль кызы 📍 Оренбург өлкәсе Камиләгә уңышлар телибез – ❤️
👒 🌸 Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалисты Камаева Ралинә Кәбир кызы белән таныштырабыз. 📍 Ульяновск өлкәсе «Минемчә, заманча татар кызы – белемле, көчле, үз максатларына ирешә белгән һәм шул ук вакытта үз теленә, гаиләсенә, мәдәниятенә һәм тамырларына тугры калган кыз», – ди ул. Ралинә, син искиткеч – ❤️
🎼 👒 Иҗат, җыр, бию, сәхнә, уен коралларында уйнау – аның өчен яшәү чыганагы. Сүзебез Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесе финалисты Зарипова Динә Азат кызы турында. 📍 Татарстан Республикасы «Мәдәни байлыгыбызны киләчәк буыннарга үз җырым, эшем, үз сүзем аша җиткерергә әзермен», – ди ул. Динәгә алкышлар – ❤️
🌹 Халыкара «Татар кызы-2026» бәйгесенең киләсе финалисты – Зыятдинова Әминә Илһам кызы 📍 Киров өлкәсе Әминә тормышын ике төрле мохиттә алып бара: ул студент та, даруханәдә фармацевт та. Аның өчен кадерле кыйммәтләр – гаилә, туган тел, милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр. атлавын мөһим дип саный. Әминә, алга – ❤️
🏒 Спорт мәйданында ул гадәттә сораулар бирә, ә бу юлы үзе турында сөйли. Таныш булыгыз - Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең спорт сөючән финалисты Солтанова Алинә Фәрит кызы. 📍 Ленинград өлкәсе «Минемчә, заманча татар кызы максатчан, хезмәт сөючән һәм үз тамырларын хөрмәт итүче булырга тиеш. Мин дә шундый булырга омтылам», - ди Алинә. ❤️ - уңышлар телибез
✏️ ⭐️ Көндез – тәрҗемәче, кичләрен – тюркология студенты. Ике юнәлешне бергә алып бару һәрвакытта да җиңел түгел, әмма нәкъ менә бу аны тагын да көчлерәк һәм максатчанрак итә. Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе финалисты Ситдыйкова Әминә Салават кызы белән таныштырабыз. 📍 Төркия, Истанбул Әминә, афәрин — ❤️